Зәй офыклары

Зәй хәрби комиссариатына - 77 ел

Бүген Зәй хәрби комиссариаты туган көнен билгеләп үтә. Нәкъ менә 77 ел элек, Зәй җирлегендә хәрби комиссариат барлыкка килеп, солдат хезмәтенә озату үзебезнең төбәктә башкарыла башлаган. Хәрби комиссариат оешкач та, иң беренче ир-егетләрне солдатка күпләп озату, әлбәттә, Бөек Ватан сугышы елларында булган. Шуңа да Иске Зәй бистәсендә элекке хәрби комиссариат...

Бүген Зәй хәрби комиссариаты туган көнен билгеләп үтә. Нәкъ менә 77 ел элек, Зәй җирлегендә хәрби комиссариат барлыкка килеп, солдат хезмәтенә озату үзебезнең төбәктә башкарыла башлаган. Хәрби комиссариат оешкач та, иң беренче ир-егетләрне солдатка күпләп озату, әлбәттә, Бөек Ватан сугышы елларында булган. Шуңа да Иске Зәй бистәсендә элекке хәрби комиссариат урнашкан урында хәзер мемориаль такта куелды, бу Ватанын сакларга чыгып киткән зәйлеләр истәлеген искәртеп тора. Бүген дә хәрби комиссариат яше җиткән ир-егетләребезне хәрби бурычларын үтәргә җибәрүдә актив эшли, агымдагы көзге чакырылышта Зәйдән 19 егет солдат булды инде. Ә ел башыннан контракт нигезендә хезмәткә алынучылар - 17.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: