Зәй офыклары

Зәй өлкәннәре паркка таяк тотып чыкты

Зәй "Шатлык" комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Парклар һәм скверлар елы уңаеннан өлкәннәр өчен шәһәр паркына сәяхәт оештырды. Сәяхәт гадәти түгел иде, анда "скандинавия йөреше" технологиясе кулланылды. Өлкәннәр өчен саф һавада дәвалау физкультурасы инструкторы җитәкчелегендә шөгыльләр уздырылды. Скандинавия йөреше - махсус таяклар белән...

Зәй "Шатлык" комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Парклар һәм скверлар елы уңаеннан өлкәннәр өчен шәһәр паркына сәяхәт оештырды. Сәяхәт гадәти түгел иде, анда "скандинавия йөреше" технологиясе кулланылды.

Өлкәннәр өчен саф һавада дәвалау физкультурасы инструкторы җитәкчелегендә шөгыльләр уздырылды. Скандинавия йөреше - махсус таяклар белән йөри торган физик активлык төре. Аның үз методикасы һәм техникасы бар. Дөреслектә исә, таяклар да чаңгыныкы түгел, ә махсус әлеге спорт төре өчен эшләнелгән. Алар чаңгыныкыннан күпкә кыскарак. Дөрес озынлыкта булмаган таяклар куллану тезләргә, аякларга һәм аркага авырлык китерергә мөмкин икән, шуңа да таяклар сайлаганда кешенең буй озынлыгы гына түгел, йөрү тизлеге дә исәпкә алына. Инструктор "скандинавия йөреше"нең стресс белән көрәшүен, киеренке халәтне киметүен, эчке органнарның эшчәнлеген яхшыртуын аңлатты.

Кышкы паркта "скандинавия йөреше" буенча сәяхәт итү кызыклы гына түгел, ә организм өчен файдалы да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: