Бу көннәрдә бар табигатьне ямьләп ак кар яуды. Әлеге матурлык белән хозурланырга Зәй "Шатлык" комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль-реабилитация үзәгендә дәваланучыларны әлеге үзәк белгечләре Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркына сәяхәткә алып чыктылар. Сәяхәткә чыгучылар, әйтерсең лә, бер мизгел эчендә әкият иленә эләктеләр: кышкы матурлыкка сокландылар, агачлардагы бәсне, карлы...
Бу көннәрдә бар табигатьне ямьләп ак кар яуды. Әлеге матурлык белән хозурланырга Зәй "Шатлык" комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль-реабилитация үзәгендә дәваланучыларны әлеге үзәк белгечләре Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркына сәяхәткә алып чыктылар.
Сәяхәткә чыгучылар, әйтерсең лә, бер мизгел эчендә әкият иленә эләктеләр: кышкы матурлыкка сокландылар, агачлардагы бәсне, карлы юлда чыркылдашкан чыпчыкларның үзара уйнауларын күзәттеләр. Талгын гына яуган кар бөртекләре күзләрне камаштырды, әкрен генә аккан елга, әйтерсең, бар кайгы-мәшәкатьләрне юып алгандай булды.
Табигать белән янәшә булганда, гаҗәеп дөньяга чумасың, матурлыкны күрәсең, кышкы хозурлыкка сокланасың, боларның барысын да күрә алу үзе зур бәхет түгел мени?!.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа