Зәй офыклары

Зәй мәшгульлек үзәге яңа проектны тормышка ашыра

Зәй мәшгульлек үзәге Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министрлыгы тарафыннан игълан ителгән иң яхшы профориентация проектлары арасында " Prof навигатор" проекты белән 400 мең сумлык грант отты. Хәзер исә җирле бюджеттан да әлеге проектны тормышка ашыру өчен средстволар каралып, ул гамәлгә ашырылачак. Инде 13 майдан, проектның бер өлеше булып,...

Зәй мәшгульлек үзәге Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министрлыгы тарафыннан игълан ителгән иң яхшы профориентация проектлары арасында " Prof навигатор" проекты белән 400 мең сумлык грант отты. Хәзер исә җирле бюджеттан да әлеге проектны тормышка ашыру өчен средстволар каралып, ул гамәлгә ашырылачак. Инде 13 майдан, проектның бер өлеше булып, "Космос" яшьләр үзәгендә VII-VIII сыйныф укучылары өчен төрле һөнәрләргә багышланган кинолекторийлар күрсәтелә башлады. Моңа барлыгы 500 яшүсмерне җәлеп итү күздә тотыла. Проектның икенче өлеше балалар иҗат йорты белән берлектә тормышка ашырылачак. Биредә ике сыйныф бүлмәсе җиһазландырыла. Аның берсе балалар бакчаларында шөгыльләнүче сабыйларга төрле һөнәрләр турында кечкенәдән өйрәтүне күздә тотып әзерләнсә, икенчесе заманча компьютер классы сыйфатында мәктәп укучылары өчен көйләнә. Мөгаен, әлеге сыйныф бүлмәләре яңа уку елыннан эшли башлар, әлегә без аларны җиһазландыру мәсьәләләре белән мәшгульбез, ди үзәк башлыгы вазифаларын башкаручы Гөлчәчәк Фаршатова.

Моңа өстәп, мәшгульлек үзәге мәктәп укучылары арасында "Минем киләчәк һөнәрем" дип исемләнгән рәсем бәйгесе игълан иткән. Анда катнашкан, жюри тарафыннан сайлап алынган 60 баланы җәйге каникулларда Казанда балаларны төрле һөнәрләргә җәлеп итү максатында ясалган шәһәрчеккә алып бару планлаштырыла. Биредә балалар бер шәһәрдә ипи пешерүче дә, гадәттән тыш хәлләрдән коткаручы да, чәчтараш та, табиб та һ.б һөнәр иясе булып эшләп караячак

Энҗе Әгъләмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: