Зәй офыклары

Зәй паркында Ана көне уңаеннан чара оештырылды

Зәй "Шатлык" комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге хезмәткәрләре үзәктә исәптә торучы балалар өчен Татарстанда Парк һәм скверлар елы уңаеннан Ринат Фәрдиев исемендәге паркта "Менә нинди минем әнием!" дип исемләнгән танып белү чарасы уздырды. Бу чара чыннан да үзгә булды, ул саф һавада оештырылды....

Зәй "Шатлык" комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге хезмәткәрләре үзәктә исәптә торучы балалар өчен Татарстанда Парк һәм скверлар елы уңаеннан Ринат Фәрдиев исемендәге паркта "Менә нинди минем әнием!" дип исемләнгән танып белү чарасы уздырды.

Бу чара чыннан да үзгә булды, ул саф һавада оештырылды. Әниләр бу көнне рәхәтләнеп күңел ачтылар, балалары белән ярыштылар. "Үз әниеңне тап!", "Предметны таны!" дип исемләнгән төрледән-төрле бәйгеләрдә катнаштылар, "Ромашка" ,"Сюрпризны ал" дигән уеннарда үз көчләрен сынадылар, кызыклы сорауларга һәм табышмакларга җавап бирделәр.

"Менә нинди минем әнием!" дип исемләнгән танып белү чарасы бик күңелле узды. Чыннан да, җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлыгын аңларга өйрәткән өчен, сырхаулап ятканда, күкрәккә кысып, "җан җимешем, балам", дип, чын күңелдән борчылганнары өчен рәхмәт аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: