Җәмгыять һәм кеше

Зәй пенсия фонды хезмәткәре иҗат конкурсы җиңүчесе

Зәй районы пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре эшләп кенә калмый, ә иҗади конкурсларында да катнаша. Шундый конкурс быел Россия пенсия фонды оешуның 24 еллыгына багышлап үткәрелде. Ул 2014 елның 25 августыннан 20 декабренә кадәр барды һәм түбәндәге номинацияләрдә үткәрелде: - вокал (халык, классик, эстрада җырлары); - башкару осталыгы; - хореография; -...

Зәй районы пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре эшләп кенә калмый, ә иҗади конкурсларында да катнаша. Шундый конкурс быел Россия пенсия фонды оешуның 24 еллыгына багышлап үткәрелде. Ул 2014 елның 25 августыннан 20 декабренә кадәр барды һәм түбәндәге номинацияләрдә үткәрелде:

- вокал (халык, классик, эстрада җырлары);

- башкару осталыгы;

- хореография;

- оригиналь жанр;

- нәфис сүз.

Республика пенсия фонды идарәләре арасында Зәйдән пенсия билгеләү һәм түләү бүлеге белгече Светлана Овчаркина "Хореография" номинациясендә - I урын, "Нәфис сүз" номинациясендә призлар алды. Конкурсның финалы 2014 ел ахырында Казанда узды.

Җиңүчеләргә Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләрне РФ пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Зәй пенсия фонды хезмәткәре иҗат конкурсы җиңүчесе
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше