Зәй офыклары

Зәй политехник колледжында Казан югары уку йортлары вәкилләре белән очрашу үтте

Зәйнең политехник колледжында авыл хуҗалыгы белгечлекләрен үзләштерүчеләр һәм авыл мәктәпләренең IХ сыйныф укучылары өчен профориентация буенча үзенчәлекле очрашу үтте. Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан дәүләт аграр университет, Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицина академиясе белгечләре катнашты. -Бүгенге көндә республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү оешмаларына югары технологияләр белән...

Зәйнең политехник колледжында авыл хуҗалыгы белгечлекләрен үзләштерүчеләр һәм авыл мәктәпләренең IХ сыйныф укучылары өчен профориентация буенча үзенчәлекле очрашу үтте. Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан дәүләт аграр университет, Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицина академиясе белгечләре катнашты.

-Бүгенге көндә республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү оешмаларына югары технологияләр белән эшли алырлык белгечләр, механизаторлар һәм башка хезмәткәрләр бик кирәк. Гомумән алганда, агрономнар белән тәэмин ителеш - 86, зоотехниклар белән - 84, ветврачлар белән 88 процент тәшкил итә. Шуңа да без хәзер авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче уку йортларында максатчан стипендияләр булдырдык. Ул кайсы да булса оешма яки фермерлык хуҗалыгы белән студент арасындагы килешү нигезендә гамәлгә ашырыла. Ягъни үзенә белгеч әзерләүне максат итеп куйган хуҗалык стпендиянең 5меңен үзеннән түләсә, икенче 5 мең дәүләттән бирелә. Ләкин укуын тәмамлагач белгеч үзе өчен чыгым чыгарган оешмага кайтып кимендә өч ел эшләргә тиеш була. Авыл хуҗалыгына яшь белгечләрне җәлеп итү максатында башка бик күп төрле хөкүмәт программалары да гамәлдә, - дип аңлатты министрлык вәкиле Виталий Новичков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: