Зәй офыклары

Зәй полиция хезмәткәрләре беренче сыйныфка килүчеләрне тәбрикли

Зәй эчке эшләр бүлеге соңгы ике елда Белем көне уңаеннан тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаучы үз хезмәткәрләре балаларын тәбрикләүнең үзенчәлекле формасын куллана. Бүлектә беренчеләргә үз хисапларыннан букчалар, мәктәп кирәк-яраклары туплап, аларны тантаналы линейкалар барышында нәниләргә тапшыру матур традициягә әйләнеп бара. Быел да алар 6 беренче сыйныф укучысын тәбрикләде. Алар Алла...

Зәй эчке эшләр бүлеге соңгы ике елда Белем көне уңаеннан тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаучы үз хезмәткәрләре балаларын тәбрикләүнең үзенчәлекле формасын куллана. Бүлектә беренчеләргә үз хисапларыннан букчалар, мәктәп кирәк-яраклары туплап, аларны тантаналы линейкалар барышында нәниләргә тапшыру матур традициягә әйләнеп бара. Быел да алар 6 беренче сыйныф укучысын тәбрикләде. Алар Алла Дьячкова, Айдар Биктаһиров, Рөстәм Минһаҗев, Аделина Нәбиуллина, Динара Мозафарова, Илнар Сәлимгәрәев.

- Бу матур башлангыч - бүлек башлыгы Валентина Усачева идеясе. Ул шул рәвешле, балаларда үз әти-әниләренең һөнәрләре белән горурлану тудыру ягында. Чыннан да, бала кешедә кайсы булса да һөнәргә мәхәббәт нигездә әти-әнисенә, өлкән туганнарына карап туа. Һәр тармакта династияләр белән эшләү - шуның нәтиҗәсе, безнең эчке эшләр бүлегендә дә андый үрнәк династияләр аз түгел, - ди эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Павел Минеев.

Полиция хезмәткәрләре "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясендә дә актив катнашты. 1нче сентябрь көнне алар балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсендә махсус исәптә торучы, төзәлү өчен бөтен тырышлыгын куючы, матди хәле кыен булган гаиләгә ярдәм оештырдылар. Ике мәктәп укучысы булган гаилә бүләккә полиция хезмәткәрләреннән мәктәп кирәк-яраклары алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: