Зәй офыклары

Зәй прокуратурасы хезмәткәрләре спортта да сынатмый

Алабугада Татарстан Республикасы прокуратура хезмәткәрләренең IV спартакиадасы төбәк ярышлары үтте. Анда Зәй, Чаллы, Алабуга, Әгерҗе, Менделеевский, Минзәлә, Актаныш районнары прокуратурасы хезмәткәрләре волейбол, футбол, өстәл теннисы, шахмат, гер күтәрү, бадминтон, йөзү, йөгерү буенча спорт ярышларында көч сынашты. Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча Зәй районы прокуратура коллективы өченче урын алды. Ә шәхси беренчелектә шәһәр...

Алабугада Татарстан Республикасы прокуратура хезмәткәрләренең IV спартакиадасы төбәк ярышлары үтте. Анда Зәй, Чаллы, Алабуга, Әгерҗе, Менделеевский, Минзәлә, Актаныш районнары прокуратурасы хезмәткәрләре волейбол, футбол, өстәл теннисы, шахмат, гер күтәрү, бадминтон, йөзү, йөгерү буенча спорт ярышларында көч сынашты. Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча Зәй районы прокуратура коллективы өченче урын алды. Ә шәхси беренчелектә шәһәр прокуроры Ринат Кәримов гер күтәрүдә - беренче, Илнур Мөстәкыймов өченче булды. 100 метр арага йөгерүдә прокурор ярдәмчесе Айгөл Абдуллина - икенче, волейбол уеннарында зәйлеләр, чаллыларга гына оттырып, икенче урын яуладылар. Май аенда спартакиаданың финал ярышлары үтә, анда безнең прокуратура командасы да катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: