Зәй офыклары

Зәй районы Баграж җирлегендә проблемалар хәл ителә (фотолар)

Зәй районы Баграж авыл җирлегендә үткән ел халыкны борчыган шактый гына проблемалар. Болар авыл юлларын төзекләндерү, су белән тәэмин ителеш, фельшер-акушерлык пунктларын төзекләндерү шулай ук Югары Баграж, Сарсаз-Баграж авылларындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләрне яңарту һәм әйләнә-тирәсен төзекләндерү. Урта Багражда исә халык Үзәк урамны икегә ярып агучы...

Зәй районы Баграж авыл җирлегендә үткән ел халыкны борчыган шактый гына проблемалар. Болар авыл юлларын төзекләндерү, су белән тәэмин ителеш, фельшер-акушерлык пунктларын төзекләндерү шулай ук Югары Баграж, Сарсаз-Баграж авылларындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләрне яңарту һәм әйләнә-тирәсен төзекләндерү. Урта Багражда исә халык Үзәк урамны икегә ярып агучы Чуал елгасы аша күпер булдырылуга сөенеп туя алмый. Әлеге мәгълүматлар халык җыены барышында китерелде. Җирлек башлыгы Григорий Минеев авылның чисталыгы, иминлеге өчен һәркемнең битараф булмавын үтенде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов исә җирлек халкын авылда җитештерү белән шөгельләнергә чакырды, шәһәрдә эш урыны табучыларны да хуплавын белдерде, иң мөһиме эшле булу, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: