Зәй офыклары

Зәй районы данын Мәүлүзә яклады

29 гыйнварда Мамадышның 3нче рус-татар мәктәбендә бөек татар мәгърифәтчесе, педагог, тарихчы Ризаэддин Фәхретдин иҗатына багышланган XIII республикакүләм укулар үтте. Аны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән берлектә оештырды.Төп катнашучылар мәгариф һәм фән хезмәткәрләре, методистлар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары булды. Кунакларны Кече Кирмән...

29 гыйнварда Мамадышның 3нче рус-татар мәктәбендә бөек татар мәгърифәтчесе, педагог, тарихчы Ризаэддин Фәхретдин иҗатына багышланган XIII республикакүләм укулар үтте. Аны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән берлектә оештырды.Төп катнашучылар мәгариф һәм фән хезмәткәрләре, методистлар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары булды. Кунакларны Кече Кирмән төп гомуми белем мәктәбенең «Сандугач» халык уен кораллары ансамбле каршы алды. Тәбрикләү сүзе белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире Галимҗан Гыйльманов, профессор,филология фәннәре докторы Хатыйп Миннегулов, министрлыкның милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Шәриповалар чыкты. Укулар 3 этаптан гыйбарәт иде: мастер-класслар, тәрбия сәгатьләре,секцияләр эше. Безнең районнан анда 1нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәүлүзә Шәймәрданова «Татар мәгърифәтчеләре тормышы һәм иҗатына күзәтү» исемле эше белән катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: