Зәй офыклары

Зәй районы халкы миңа ошады, диде Разиф Кәримов

Зәй районы авыл җирлекләрендә 2014 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау, агымдагы елга планнар билгеләү буенча халык җыеннары үткәрү тәмамланды. Җыеннарның барысында да диярлек башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов катнашты. -Миңа район халкы ошады. Җыеннарда бер генә кеше дә шәхсән үзе өчен нәрсә булса да сорамады, ә авылда яшәүчеләрнең һәркайсын борчыган...

Зәй районы авыл җирлекләрендә 2014 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау, агымдагы елга планнар билгеләү буенча халык җыеннары үткәрү тәмамланды. Җыеннарның барысында да диярлек башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов катнашты.

-Миңа район халкы ошады. Җыеннарда бер генә кеше дә шәхсән үзе өчен нәрсә булса да сорамады, ә авылда яшәүчеләрнең һәркайсын борчыган мәсьәләләрне күтәрде, - диде ул.

Җыеннарда барлыгы 90га якын сорау-мөрәҗәгать кергән, алар һәркайсы контрольгә алынган. Шунысын да әйтик, районда авылларда 9 мең хуҗалык исәпләнә, аларның һәрберсенә уртача 25-27 сутый җир туры килә. Әмма бакчаларның 10 проценты эшкәртелми, ташландык хәлдә. Җыеннарда район җитәкчесе чыгышында нәкъ менә терлек асрау, бәрәңге, яшелчә үстерүгә игътибарны арттыру кирәклегенә басым ясады. Әлеге уңайдан ул шәхси хуҗалыкларны үстерү максатында төрле кызыксындыру чаралары уйланылачагын да әйтте. Шунысы куандыра, авыллар "картайды" дисәк тә, авылларда яшәүчеләрнең 55 проценты эшче яшендә булуы билгеле. Димәк, икътисади кризиска кереп барганда кайбер продукцияне үзең җитештерү кирәклеге көн кебек ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: