Зәй офыклары

Зәй районы Суык Чишмә авылына - 90 ел (фотолар)

Табигатьнең иң гүзәл урынына урнашкан Суык-Чишмә авылына нигез салынуга - 90 ел. Суык-Чишмәнең юбилеен, авыл эшмәкәрләре җыелышып, Хәли чунниге аланында авыл бәйрәме буларак зурлап билгеләп узды. Әлеге игелекле гамәл башында "Елховлес" ҖЧШ директоры, Татарстанның атказанган урманчысы, Әлмәт район Советы депутаты Заһит Абдуллин тора. Бәйрәм авылдашлар, якташлар очрашуы буларак, милли уеннар,...

Табигатьнең иң гүзәл урынына урнашкан Суык-Чишмә авылына нигез салынуга - 90 ел. Суык-Чишмәнең юбилеен, авыл эшмәкәрләре җыелышып, Хәли чунниге аланында авыл бәйрәме буларак зурлап билгеләп узды. Әлеге игелекле гамәл башында "Елховлес" ҖЧШ директоры, Татарстанның атказанган урманчысы, Әлмәт район Советы депутаты Заһит Абдуллин тора. Бәйрәм авылдашлар, якташлар очрашуы буларак, милли уеннар, ярышлар, җыр-бию, күңел ачулар белән аралашып барды, анда авылның олысы-кечесе игътибарда булды. Анда районның һәм аннан читтәге авыллардан да шактый кунаклар җыелып, ул кичкә кадәр дәвам итте. Уеннар, ярышларда катнашучыларга бүләкләр саллы иде.

Әлеге бәйрәм турында тулы язма газетабызның алдагы саннарының берсендә урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: