Зәй офыклары

Зәй районында терлекчелек объектлары төзекләндерелә

Зәй районы агрофималарында терлекчелек комплексларын кышка әзерләүгә зур игътибар ителә. Бүгенге көндә Чыбыклы, Куш-Елга сөтчелек комплексларында, Югары Шепкә, Бура-Киртә фермаларында әлеге җәһәттән эш бара. Гомумән, бүгенге көндә барлык фермаларда биләмәләр чүп-чар һәм тирестән арындырыла, график буенча дезинфекцияләнә. Һәр атнада башкарма комитет җитәкчесе төзелеш һәм төзекләндерү барган объектларда булып, эш барышы...

Зәй районы агрофималарында терлекчелек комплексларын кышка әзерләүгә зур игътибар ителә. Бүгенге көндә Чыбыклы, Куш-Елга сөтчелек комплексларында, Югары Шепкә, Бура-Киртә фермаларында әлеге җәһәттән эш бара. Гомумән, бүгенге көндә барлык фермаларда биләмәләр чүп-чар һәм тирестән арындырыла, график буенча дезинфекцияләнә. Һәр атнада башкарма комитет җитәкчесе төзелеш һәм төзекләндерү барган объектларда булып, эш барышы турында киңәшмәләр үткәрә. Белгечләр дә урыннарда булып, булган кимчелекләрне бетерү юлларын эзли.

Поручик, Сәвәләй, Бура-Киртә, Чыбыклы. Түбән Лоҗы, Куш-Елга, Югары Шепкә сөтчелек комплекслары һәм фермаларында да эш бара. Инвестор "Восток" агрофирмасының "Үрнәк" бүлекчәсе фермасының ике корпусын төзекләндерүне планлаштыра. Биредә тәрәзәләр, ишекләр, идән алыштырылачак, җылы су эчертү җайланмасы урнаштырылачак, печән склады ремонтланачак. "Сармаш" бүлекчәсе фермасында исә түбә ремонтланачак, җылы су эчертү җайланмасы урнаштырылачак, тәрәзә, ишекләр алыштырылачак. Ал. Бистәсендә 200 баш үгезләр симертүгә көйләнгән ике бина төзекләндереләчәк, авария хәлендәге ике бина сүтеләчәк. Шулай ук "Зәй шикәре" агрофирмасының - Поручик, "Восток" агрофирмасының - "Үрнәк", "Зәй" агрофирмасының Аксар бүлекчәсендә силос-сенаж базлары төзекләндерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: