Зәй офыклары

Зәй шәһәр прокуратурасы биналарда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен тикшерүне дәвам итә

Зәй шәһәр прокуратурасы халык күп була торган биналарда янгын куркынычсызлыгы күзәтчелеге тикшерүчесе белән берлектә янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлүен тикшерүне дәвам итә. Чираттагы шундый тикшерү эшләре "Круиз" кафесында алып барылды. Нәтиҗәдә кафеда "чыгу" урынын күрсәтүче яктырып тора торган таблоның булмавы ачыкланды.Бу гадәттән тыш хәл килеп чыкканда, тиз арада чыгу юлын табу...

Зәй шәһәр прокуратурасы халык күп була торган биналарда янгын куркынычсызлыгы күзәтчелеге тикшерүчесе белән берлектә янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлүен тикшерүне дәвам итә. Чираттагы шундый тикшерү эшләре "Круиз" кафесында алып барылды. Нәтиҗәдә кафеда "чыгу" урынын күрсәтүче яктырып тора торган таблоның булмавы ачыкланды.Бу гадәттән тыш хәл килеп чыкканда, тиз арада чыгу юлын табу өчен бик мөһим дип бәяләнә. Бу мәсьәлә буенча җаваплы затка административ эш кузгату турында карар кабул ителде. Әлегә ул каралу стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: