Зәй офыклары

“Зәй-Су каналы” ҖЧШ үткән елдагы эшчәнлеккә йомгак ясады

Зәйдә предприятие-оешмаларда хисап җыелышлары дәвам итә. Чираттагысы бүген "Зәй-Су каналы" ҖЧШ булды. Биредә ул 2014 елда башкарылган эшләргә йомгак ясау, 2015 елга планнарны бәян итү буенча хезмәт коллективы җыелышы рәвешендә үтте. Әлеге предприятие шәһәр халкын һәм оешма-предприятиеләрне су белән тәэмин итү өчен җаваплы. Узган ел алар тарафыннан 1 миллион 474...

Зәйдә предприятие-оешмаларда хисап җыелышлары дәвам итә. Чираттагысы бүген "Зәй-Су каналы" ҖЧШ булды. Биредә ул 2014 елда башкарылган эшләргә йомгак ясау, 2015 елга планнарны бәян итү буенча хезмәт коллективы җыелышы рәвешендә үтте.
Әлеге предприятие шәһәр халкын һәм оешма-предприятиеләрне су белән тәэмин итү өчен җаваплы. Узган ел алар тарафыннан 1 миллион 474 мең куб метр су реализацияләнгән. Бу, аннан алдагы елга карый, 2 процентка кимрәк. Предприятие җитәкчесе Наил Муллин моны җитештерү предприятиеләренең бер кулланган суны кабат үзләрендә чистартып, башка максатларда да куллануны елдан-ел күбрәк гамәлгә кертә баруы белән аңлата. Куллануга җибәрелгән барлык суның 77 проценты халыкка китә. Арада түләүләрне үз вакытында башкармаучылар да бар. Бүгенге көнгә бурычларны җыеп алу өчен 71 мең сумлык 26 иск торак милекчеләренә бирелгән.
- Иң мөһиме район хакимияте соравы буенча су каналы оешмасы 2015 елга тарифларны күтәрмәскә карар кылды. Без быел да " Саф су - озын гомер" муниципаль программасын дәвам итәргә уйлыйбыз, алга таба максат - су башняларын, суны кирәк кадәр генә бүлеп бирүче, су басымын көйләүче җиһазга алыштыру, - диде киңәшмәдә катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: