Зәй офыклары

Зәй тимер юл кичүендә күпер төзелеше тулы куәттә бара

Зәйдә Алнаш-Бөгелмә тимер юлы аша күпер төзү буенча район җитәкчелеге, "Главтатдортранс" ГКУ заказ бирүче, Татарстан Республикасы "Күперләр" ААҖ генподрядчы һәм субподрядчы оешмалар катнашында атна саен киңәшмә үтә. Биредә барлык эш график тәртибендә алып барыла. Шәһәр территориясен комплекслы үстерү, транспорт коммуникацияләрен арттыру, шәһәр һәм авыллар арасында транспорт хәрәкәтен яхшырту максатыннан төзелүче...

Зәйдә Алнаш-Бөгелмә тимер юлы аша күпер төзү буенча район җитәкчелеге, "Главтатдортранс" ГКУ заказ бирүче, Татарстан Республикасы "Күперләр" ААҖ генподрядчы һәм субподрядчы оешмалар катнашында атна саен киңәшмә үтә. Биредә барлык эш график тәртибендә алып барыла. Шәһәр территориясен комплекслы үстерү, транспорт коммуникацияләрен арттыру, шәһәр һәм авыллар арасында транспорт хәрәкәтен яхшырту максатыннан төзелүче тимер юл кичүе озынлыгы якынча 270 метр тәшкил итә. Барлык субайлар да кагылган, алар барлыгы - 360. Бүгенге көндә 40 терәкнең 34се куелган. Терәкләр арасы 28әр метр тәшкил итә. Ә тимер юл өстеннән узучы өлеш 30 метр киңлектә булачак. Күпернең биеклеге 10 метр чамасы булыр дип көтелә. Биредә шулай ук регельләр кую эше дә бара. Аның бишесе куелган, тагын шундый биш регель куеласы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: