Зәй офыклары

Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда матур бәйрәм оештырылды

Зәй туган як тарихын өйрәнү музее Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен игътибарсыз калдырмады. Чөнки күп еллар дәвамында музейның икенче катында (элек анда район башкарма комитеты урнашкан була) яңа өйләнешүче парларга беренче гаилә документлары тапшырыла. Бу көнне музейга 38 ел бергә матур гомер кичерүче Мироновлар һәм яшь парлар, ике ел бергә...

Зәй туган як тарихын өйрәнү музее Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен игътибарсыз калдырмады. Чөнки күп еллар дәвамында музейның икенче катында (элек анда район башкарма комитеты урнашкан була) яңа өйләнешүче парларга беренче гаилә документлары тапшырыла.

Бу көнне музейга 38 ел бергә матур гомер кичерүче Мироновлар һәм яшь парлар, ике ел бергә яшәүче Мининнар гаиләсе чакырылды. Алар өчен махсус программа әзерләнде. Яшь парлар өчен шәҗәрә агачын төзү биреме аеруча кызыклы булды: алар ничә балалары булачагын, аларга нинди исем бирәчәкләрен күрсәттеләр.

Бер-берсен яратып, хөрмәт итүче бу парларга карап сокланырлык. Һәм башкаларга сезнең белән тормыш сукмагыннан бергә атлаучы ярларыгызны кадерләп, кайгы-шатлыкларны бергә уртаклашып яшәгез, чөнки кайчандыр сез нәкъ менә аны сайлагансыз бит әйтәсе килә.

Светлана Долгова, өлкән фәнни хезмәткәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: