Зәй офыклары

Зәй укучылары хатын-кызларны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәде

Зәйнең 6нчы мәктәбе югары сыйныф укучыларыннан торган "SMS балалар" отряды активистлары, шәһәр урамнарына чыгып, "Сәламәт ана - сәламәт бала" акциясе үткәрде. Проект кысаларында алар, хатын-кызлар белән аралашып алкоголь, тәмәке, наркотикларның зыяны турында аңлаткан белешмәләр тараттылар, викторина сорауларына җавап бирүләрен үтенделәр һәм начар гадәтләрдән баш тарту турында үзенчәлекле килешү төзеп кул...

Зәйнең 6нчы мәктәбе югары сыйныф укучыларыннан торган "SMS балалар" отряды активистлары, шәһәр урамнарына чыгып, "Сәламәт ана - сәламәт бала" акциясе үткәрде. Проект кысаларында алар, хатын-кызлар белән аралашып алкоголь, тәмәке, наркотикларның зыяны турында аңлаткан белешмәләр тараттылар, викторина сорауларына җавап бирүләрен үтенделәр һәм начар гадәтләрдән баш тарту турында үзенчәлекле килешү төзеп кул куярга тәкъдим иттеләр. Акция барышында 60 хатын-кыз сораштырылды, 25 килешү төзелде. Укучылар шул рәвешле хатын-кызларыбызны киләчәк буын өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: