Зәй офыклары

Зәй укучыларына Мәрзия Фәйзуллина турында сөйләделәр

Зәй үзәк китапханәсенең татар бүлегендә балалар язучысы Мәрзия Фәйзуллинага 85 яшь тулу уңаеннан "Канатлы дөнья" дип аталган чара үтте. Мәрзия Фәйзуллина табигать, хезмәт турында яза, табышмаклар, җырлар, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып башваткычлар тәкъдим итә. Аның шигырьләре туган якны, тормышны яратырга өнди. Китапханә хезмәткәрләре балаларны язучының тормышы һәм иҗаты белән...

Зәй үзәк китапханәсенең татар бүлегендә балалар язучысы Мәрзия Фәйзуллинага 85 яшь тулу уңаеннан "Канатлы дөнья" дип аталган чара үтте.

Мәрзия Фәйзуллина табигать, хезмәт турында яза, табышмаклар, җырлар, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып башваткычлар тәкъдим итә. Аның шигырьләре туган якны, тормышны яратырга өнди. Китапханә хезмәткәрләре балаларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар, аның китапларыннан шигырьләр укыдылар. Укучылар "Табышмакка җавап тап", "Тылсымлы сүзләр" дип аталган викторинада актив катнаштылар.Ахырдан татарча мультфильмнар күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: