Зәй офыклары

Зәй укытучылары “Парламент дәресе-2016” проекты кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ачык ишекләр көне кысаларында республика мәгариф системасындагы методик берләшмәләр җитәкчеләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, "Парламент дәресе-2016" проектын оештыруда катнашучы укытучылар белән очрашты. Чарага барлыгы 99 педагог чакырылган иде. Алар арасында Зәйдән тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары - методик берләшмә җитәкчесе Елена Красильникова һәм...

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ачык ишекләр көне кысаларында республика мәгариф системасындагы методик берләшмәләр җитәкчеләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, "Парламент дәресе-2016" проектын оештыруда катнашучы укытучылар белән очрашты. Чарага барлыгы 99 педагог чакырылган иде. Алар арасында Зәйдән тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары - методик берләшмә җитәкчесе Елена Красильникова һәм 4нче мәктәп педагогы Максим Рязанов та бар.

Әлеге очрашу 8-13 февральдә оештырылачак парламент дәресләренә әзерлекне үз эченә алды. 2009 елдан гамәлгә кергән парламент дәресләре алдагы елларда "Законнар кайда барлыкка килә?", "Граждан һәм сайлаулар", "Мин - бала! Мин - граждан", "Кеше һәм гражданның конституцион хокуклары һәм бурычлары", "РФ һәм РТның дәүләт символлары. РФ Конституциясенең 20 еллыгы", "Монда законнар барлыкка килә. Дәүләт Советының 20 еллыгы" темаларына багышланган булса, быел парламент дәресе "Граждан. Җәмгыять. Дәүләт" темасы астында узачак. Очрашу барышында укытучылар үзләренең фикерләре белән уртаклашты, парламент вәкилләренә сорауларын бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: