Зәйдә иртә яздан башланган чокыр-чакыр ямау эше дәвам итә. Чокыр-чакыр ямау эшен тендер узган "Инвестстройсервис" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте башкара. Әлеге эш Җиңү булвары, Энергетик, Лобачевский һ.б урамнарда башкарылды. Бүген юлчылар шәһәребезнең Октябрь урамына күчте. Чокыр-чакыр ямау эшенә җирле бюджеттан 3 миллион 400 мең сум акча бүленде. Эш шәһәребезнең башка урамнарында...
Зәйдә иртә яздан башланган чокыр-чакыр ямау эше дәвам итә. Чокыр-чакыр ямау эшен тендер узган "Инвестстройсервис" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте башкара. Әлеге эш Җиңү булвары, Энергетик, Лобачевский һ.б урамнарда башкарылды. Бүген юлчылар шәһәребезнең Октябрь урамына күчте. Чокыр-чакыр ямау эшенә җирле бюджеттан 3 миллион 400 мең сум акча бүленде. Эш шәһәребезнең башка урамнарында да дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа