Зәй офыклары

Зәй ветераннары фотосурәте - “Манеж” күргәзмәсендә

"Казан Кремле" музей-тыюлыгында "Манеж" күргәзмәләр залында Фәрит Гобәевнең "Бөек Җиңүнең 70 портреты" дип исемләнгән фотокүргәзмәсе ачылды. Экспозиция Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотоларын үз эченә ала. Фәрит Гобәев Татарстанның барлык районнарында булып, ветераннарның 150 портретын фотосурәткә төшерде. Шунысы игътибарга лаек, алар арасында Зәйдән Нина Королева, Анна Моисеева, Харис Зариповның да фотосурәте...

"Казан Кремле" музей-тыюлыгында "Манеж" күргәзмәләр залында Фәрит Гобәевнең "Бөек Җиңүнең 70 портреты" дип исемләнгән фотокүргәзмәсе ачылды. Экспозиция Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотоларын үз эченә ала. Фәрит Гобәев Татарстанның барлык районнарында булып, ветераннарның 150 портретын фотосурәткә төшерде. Шунысы игътибарга лаек, алар арасында Зәйдән Нина Королева, Анна Моисеева, Харис Зариповның да фотосурәте бар. "Манеж"дагы күргәзмәдән тыш, "Җиңү. Барыбыз өчен дә берәү" дигән фотоальбом нәшер ителәчәк. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең барлык фотолары урын алыр дип көтелә. Проект "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: