Зәй офыклары

Зәй ветераны Анна Моисеевага – 92 яшь

Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеевага бу көннәрдә 92 яшь тулды. Ул үз теләге белән 1942 елда фронтка китә, сугышның ахырына кадәр хәрби-кыр госпиталендә шәфкать туташы булып хезмәт итә. Анна Ивановна күпме яралы солдатларны үлем тырнагыннан алып калган! Ул "Бөек Ватан сугышы" ордены, "Берлинны алган өчен" медале һәм башка бик...

Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеевага бу көннәрдә 92 яшь тулды. Ул үз теләге белән 1942 елда фронтка китә, сугышның ахырына кадәр хәрби-кыр госпиталендә шәфкать туташы булып хезмәт итә. Анна Ивановна күпме яралы солдатларны үлем тырнагыннан алып калган! Ул "Бөек Ватан сугышы" ордены, "Берлинны алган өчен" медале һәм башка бик күп бүләкләр белән бүләкләнгән. Анна Ивановна, өлкән яшьтә булуына карамастан, күңеле белән яшь, оптимист рухлы. Аны туган көне белән яшьләр эшләре идарәсе белгечләре котладылар. Ветеран аларга ихтирам күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтеп, кунакларны озак итеп тәрәзәдән карап озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: