Зәй офыклары

Зәй яшьләре “Эпоха СССР” слетына җыена

Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе 1 майда «Йолдызлык" лагеры базасында "Эпоха СССР" дип исемләнгән яшьләр слеты уздырырга әзерләнә. Бу замана яшьләрен СССР чорында булган балалар, яшүсмерләр, яшьләр оешмалары белән таныштыру, патриотик хисләр тәрбияләү максатын күздә тотып үткәрелә. Элекке чордагы оешмалар үрнәгендә кызыклы, формаль булмаган, иҗади мөмкинлекләрне ачарга булышучы, СССР тарихы белән...

Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе 1 майда «Йолдызлык" лагеры базасында "Эпоха СССР" дип исемләнгән яшьләр слеты уздырырга әзерләнә. Бу замана яшьләрен СССР чорында булган балалар, яшүсмерләр, яшьләр оешмалары белән таныштыру, патриотик хисләр тәрбияләү максатын күздә тотып үткәрелә. Элекке чордагы оешмалар үрнәгендә кызыклы, формаль булмаган, иҗади мөмкинлекләрне ачарга булышучы, СССР тарихы белән кызыксынуны арттыру, традицияләрне яңарту, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруны үз эченә алган яңа берләшмәләр булдыруга этәрү дә билгеләнгән юнәлешләрнең берсе булып тора. Слетта Зәй районынның 16 яшьтән өлкән яшьләре (гаиләләр белән катнашканда балалар булса да ярый) катнаша. Слет биш кешедән торган командалар төзеп, төрле уеннар формасында үткәреләчәк. Һәр команданың спорт киеме, СССР эпохасы атрибутикасы булу мәҗбүри (галстук, пилотка, значоклар һ.б.). Слет тантаналы шартларда пионер линейкасы белән ачыла. Биредә учак өстендә ризык әзерләү, туризм, шахмат-шашка ярышлары, учак янында пионер, комсомол чоры җырларын башкару, гитара, баянда уйнау, 80нче еллар дискотекасы оештыру планга кертелгән. Соңыннан җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Слетта катнашу өчен заявка 7-58-74 телефоны яисә zainskudm@mail.ru электрон почтасы аша бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: