Зәй офыклары

Зәй яшьләре шәһәрдәшләрдән толерантлыкны ничек аңлауларын белеште

Бүген яшьләр эшләре идарәсе белгечләре Зәй урамнарына толерантлык төшенчәсен шәһәрдәшләребезнең ничек аңлавын белешү максатында махсус акциягә чыкты. Яшьләр бердәмлектә көч булуын ассызыклап, зур плакатка ныклы имән агачы рәсеме ясап, зәйлеләрдән толерантлык төшенчәсен ничек аңлаулары, моның өчен мөһим булган гамәлләр турында фикерләрен белешеп, имән агачы яфракларына язып плакатка беркеттеләр. Мәсәлән, ветеран...

Бүген яшьләр эшләре идарәсе белгечләре Зәй урамнарына толерантлык төшенчәсен шәһәрдәшләребезнең ничек аңлавын белешү максатында махсус акциягә чыкты. Яшьләр бердәмлектә көч булуын ассызыклап, зур плакатка ныклы имән агачы рәсеме ясап, зәйлеләрдән толерантлык төшенчәсен ничек аңлаулары, моның өчен мөһим булган гамәлләр турында фикерләрен белешеп, имән агачы яфракларына язып плакатка беркеттеләр. Мәсәлән, ветеран Сахиулла абый Гыйльманов толерантлыкны кешеләрнең бер-берсенә ярдәмләшеп яшәве дип аңлавын, тиздән физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге башлану уңаеннан яшьләрнең мондый акциягә чыгып, шәһәрдәшләребез игътибарын мәрхәмәтле гамәлләр кылуга күбрәк җәлеп итәргә тырышуларын хуплады. Имән яфракларына фикерләрен язган яшьләребез исә төрле милләттән булган яшьтәшләре белән дус-тату, бер-берсен аңлап яшәүләрен ассызыкладылар, илебезнең иминлеге бердәмлектә булуын аңлауларын әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: