Зәй офыклары

Зәй ЮХИДИ инспекторлары актив төстә профилактик эшчәнлек алып бара (фотолар)

Татарстанда, шул исәптән Зәй районында да, 15 майдан 15 июньгә кадәр "Игътибар, балалар!" профилактик чарасы үткәрелә. Аның кысаларында хәзер 15-25 майда " Бала - мөһим пассажир" ункөнлеге бара. Зәй ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре һәркөн иртәнге якта мәктәпләр һәм балалар бакчалары тирәсендә кизү тора. Уку елы тәмамлану алдыннан мәктәпләрдә үткәрелүче ата-аналар җыелышларында...

Татарстанда, шул исәптән Зәй районында да, 15 майдан 15 июньгә кадәр "Игътибар, балалар!" профилактик чарасы үткәрелә. Аның кысаларында хәзер 15-25 майда " Бала - мөһим пассажир" ункөнлеге бара. Зәй ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре һәркөн иртәнге якта мәктәпләр һәм балалар бакчалары тирәсендә кизү тора. Уку елы тәмамлану алдыннан мәктәпләрдә үткәрелүче ата-аналар җыелышларында чыгышлар ясый, аеруча районда балалар еш зыян күрә торган участокларда игътибарлы булуны сорый, рейдлар үткәрә. Кичә шундый рейд массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында үтте. Кызганыч, машина йөртүчеләр арасында даими кисәтелеп килсә дә, транспорт чарасына баласын тиешле таләпләр белән утыртмаган өлкәннәр очрап тора. Рейд башлануга машинада бакча яшендәге баланың махсус креслосыз, адапторсыз утыртылуына тап булдык. Яшь ата креслосы булуын, бүген генә алып куюын никадәр дәлилләргә теләсә дә, инспекторлар юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен аңа беркетмә төзеде, бу - 3 мең сум штраф дигән сүз. Ә менә икенче бер әти Константин Боровой улы Александр өчен инде икенче кресло алуын әйтте. Ул баласы кечкенә чагында ярым ятып йөри торган кресло алган булган, хәзер, улы бакчага йөри башлагач, биегерәк, бала тәрәзәдән карап бара торган утыргыч юнәткән.

- Безгә юлда еш йөрергә туры килә, шуңа да ЮХИДИ хезмәткәрләре күргәндә булсын өчен генә түгел, бала иминлеген тәэмин итәрдәй җайланмага өстенлек бирәм. Безнең өчен иң мөһиме - сабыебызның исән-имин үсүе, - ди ата кеше.

Рейд барышында машина йөртүчеләр белән дә, җәяүле балалар, өлкәннәр белән дә аралашырга туры килде. Татар гимназиясендә беренче сыйныфта укучы Камилла Әшрәпова, мәсәлән, юл кагыйдәләрен беләсеңме дигән сорауга чатнатып светофор булган җирдән генә машина юлы аркылы чыгуын, яшел утка гына хәрәкәт итүен сөйләп бирде, алай гына да түгел, әле ул кагыйдә бозучы өлкәннәрне күрсә дә кисәтү ясый икән.

Велосипедта йөрүче малайлар Виктор белән Вадим Корнилов та машина юлы аша чыкканда велосипедтан төшеп, ипләп кенә йөрү кирәклеген исбатладылар. Малайлар кагыйдәләрне төгәл үтәүнең үзләре өчен мөһим булуын яхшы белә.

- Хәзер балалар юл йөрү кагыйдәләреннән яхшы хәбәрдар, моның өчен балалар учреждениеләрендә республика ЮХИДИ идарәсе тарафыннан өйрәнү, истә калдыру өчен бөтен шартлар тудырыла. Тик аларның тиз онытуын да истән чыгарырга ярамый, шуңа күрә, һәр көнне иртән бу турыда өлкәннәр искәртеп торса, һичшиксез, нәтиҗәсе булачак, - ди Зәй ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча өлкән инспекторы Әзһәр Галимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: