Зәй офыклары

Зәй үзәк дәваханәсенең бер бүлегендә янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр үтте

Бүген Зәй үзәк дәваханәсенең психиатрия бүлеге урнашкан бинада янгын куркынычсызлыгы буенча укулар үтте. Анда шартлы рәвештә дәваханәнең бер кабинетында ут чыгу турында "112" хезмәтенә, янгын куркынычсызлыгына һәм башка җаваплы урыннарга тиз арада хәбәр салынып, авыруларны, медперсоналны эвакуацияләүгә китүче вакыт ачыкланды, гадәттән тыш хәл булганда күрелергә тиешле барлык мөһим чаралар барланды....

Бүген Зәй үзәк дәваханәсенең психиатрия бүлеге урнашкан бинада янгын куркынычсызлыгы буенча укулар үтте. Анда шартлы рәвештә дәваханәнең бер кабинетында ут чыгу турында "112" хезмәтенә, янгын куркынычсызлыгына һәм башка җаваплы урыннарга тиз арада хәбәр салынып, авыруларны, медперсоналны эвакуацияләүгә китүче вакыт ачыкланды, гадәттән тыш хәл булганда күрелергә тиешле барлык мөһим чаралар барланды.

- Янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләрне нәкъ менә бу бинада үткәрүебез очраклы түгел. Монда өченче катта - психотерапия, беренче һәм икенче катларда авыруларны дәвалау бүлеге һәм беренче катта лаборатория урнашкан. Билгеле булганча, психотерапия бүлегендә тиз арада теге яки бу хәбәргә реакциясе булмаган яки киресенчә аеруча тиз паникага бирелүчән кешеләр дәваланырга мөмкин. Шуңа күрә без бу бинадан кешеләрне эвакуацияләүгә әзерлекне тикшерү кирәк дип таптык. Эвакуация башланганчы бинада 28 авыру, 25 медперсонал бар иде. Авыруларның берсенә шартлы рәвештә пешү җәрәхәте алган, икесенә ис газы белән агуланган буларак беренче медицина ярдәме күрсәтелде. Тиешле хезмәтләрнең тиз арада гадәттән тыш хәл булган урынга килеп җитүе теркәлде. Дөрес, кайбер җитешсезлекләр булды, гадәттән тыш хәлләр буенча эшләүче комиссия аларны билгеләп, кайда ничек үз үзебезне тоту мөһимлеген җиткерәчәк, - ди үзәк дәваханәнең куркынычсызлык хезмәте белгече Ирина Аладышкина.

Янгын куркынычсызлыгы хезмәтенең каравыл башлыгы ярдәмчесе Андрей Бурцев тиешле таләпләрнең үз вакытында үтәлүен һәм "янгынны" ликвидацияләүне ассызыклады. Ул шулай ук янгынчыларның бер палатада чыга алмый калган авыруны алып чыгуын, шәфкать туташын төтен эчендә буылмасын өчен махсус кислородлы маска кидереп алып чыгуларын әйтте.

- Гомумән, өйрәнүләр үткәрү гадәттән тыш хәлләргә әзерлекне тагын бер кат барлау, кеше күп булган урыннарда эшләү ысулларын ныгыту өчен бик кирәк, - ди янгын сүндерүче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: