Зәй офыклары

Зәйдә агач утырту дәвам итә

Агач-куаклар тирә-як мохитебезне матурлаучы, саклаучы, һаваны чистартучы булып торалар. Юкка гына урманнарны планетаның үпкәсе, димиләр. Безнең сәламәтлек тә яшеллек белән нык бәйләнгән. Бу җәһәттән яз-көз төрле акцияләр оештырыла. Шуларның берсе - Татарстанда урман утырту көне: ул гадәттә 3 октябрьдә оештырыла. Узган шимбәдә республикада әлеге акция оешкан төстә узды. Татарстанда урман...

Агач-куаклар тирә-як мохитебезне матурлаучы, саклаучы, һаваны чистартучы булып торалар. Юкка гына урманнарны планетаның үпкәсе, димиләр. Безнең сәламәтлек тә яшеллек белән нык бәйләнгән. Бу җәһәттән яз-көз төрле акцияләр оештырыла. Шуларның берсе - Татарстанда урман утырту көне: ул гадәттә 3 октябрьдә оештырыла. Узган шимбәдә республикада әлеге акция оешкан төстә узды. Татарстанда урман утырту көне акциясенә зәйлеләр дә битараф калмады: башкарма комитет, шәһәр-район Советы, күп кенә коллективлар, укытучылар һәм укучылар игелекле эшкә теләп кушылды.

Бу көнне төп эш Яңа шәһәрдә төзелүче "Тылсымлы әкият" балалар бакчасы биләмәсендә барды. Әлеге социаль объект биләмәсе һәм тирәсенә 200дән артык зәңгәр чыршы утыртылды. Башкарма комитет, район Советының бүлек җитәкчеләре һәм белгечләр, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәләре коллективлары, гомумән, бюджет учреждениеләрендә эшләүче хезмәткәрләр агач утырту эшен җиренә җиткереп башкарды.

Зәңгәр чыршылар питомниктан китерелде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов әйтүенчә, акция кысаларында утырту материаллары белән бушлай тәэмин итү каралган. Акциядә катнашучылар әлеге затлы агачларны сак, тиешле таләпләргә туры килерлек итеп утыртырга тырышты: чокырларны тирән итеп казып, агачның тамырларына йомшак булырлык итеп, эшнең бөтен хасиятен белеп башкарды. Ул көнне явып узган яңгырлар аларның ныгып китүе өчен яхшы булды. Әлеге агачлар зур булып үсеп, бакчаны камап алачак, нәниләргә һаваны чистартучы булачак.

-Мин биредә агачлар утыртуыма шат. Әлеге бакчага тиздән кызым Әдилә йөриячәк, бакчаның исеме җисеменә туры килсен, чыршылар камалышында тагын да серле булсын, - ди "Барс" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Айрат Сөләйманов.

Агач утыртуда катнашучыларның күбесе яшьләр иде.

-Ел да шәһәрдә агач утыртуга үз өлешемне кертәм, без утырткан агачлар зур булып үскәч, менә боларны без утырткан идек, дип балаларыбызга сөйләрбез, - ди район Советының мәгълүматлаштыру бүлеге җитәкчесе Илнар Идиятов.

Ул көнне Мирный бистәсе паркында да эш барды. Паркны әйләндереп, "Зәй урманчылыгы" һәм "Зәй урман хуҗалыгы" оешмалары булышлыгы белән 100 төп спирея куагы утыртылды. Аларны утыртуда 5нче мәктәп, "Миләшкәй" балалар бакчасы коллективлары тырышлык куйды. Күмәк агач утыртудан һәркем канәгать калды, алга таба аларны су сибеп, тәрбияләп торачаклар. Тамырлары ныгып, исән-сау кышласалар, парк тагын да матураячак, менә дигән ял урыны булачак. Паркта агач утырту эше дәвам итәчәк, ди Сергей Максимов.

Татарстанда урман утырту - эш процессы гына түгел, ә халыкны тәрбияләү, аны табигатькә якынайту да. Иң мөһиме, зәйлеләр утырткан агач-куаклар үсеп китсен, алар янәшәсенә яңалары өстәлсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: