Зәй офыклары

Зәйдә август конференциясе кысаларында педагоглар секцияләрдә эшли

Бүген Зәй мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсе кысаларында аерым секцияләрдә эшләүгә кереште. Рәсем сәнгате, физик культура, татар теле һәм әдәбияты буенча укытучылар шәһәрнең 7нче мәктәбенә җыелып, агымдагы уку елы планнары буенча фикер алышса, башлангыч сыйныф, тарих, чит телләр, технология педагоглары 6нчы мәктәптә, физика, информатика укытучылары 4нче мәктәптә эшләде. Секция эшләре аерым...

Бүген Зәй мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсе кысаларында аерым секцияләрдә эшләүгә кереште. Рәсем сәнгате, физик культура, татар теле һәм әдәбияты буенча укытучылар шәһәрнең 7нче мәктәбенә җыелып, агымдагы уку елы планнары буенча фикер алышса, башлангыч сыйныф, тарих, чит телләр, технология педагоглары 6нчы мәктәптә, физика, информатика укытучылары 4нче мәктәптә эшләде. Секция эшләре аерым фәннәр буенча иртәгә дә шәһәр мәктәпләрендә дәвам итә. Ә конференциянең пленар утырышы чәршәмбе көнне "Энергетик" Мәдәният сараеда " Зәй муниципаль районында сыйфатлы белем бирүгә ирешү инструменты буларак, мәгариф системасы үсеш стратегиясе" дигән тема астында үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: