Зәй офыклары

Зәйдә “Авыл хатын-кызлары” бәйгесе җиңүчесе дип Флюра ханым табылды (фотолар)

Кичә Зәйдә Халыкара авыл хатын-кызлары көне уңаеннан яшьләр эшләре идарәсе "Селяночка-2015" бәйгесе үткәрде. Анда авыллардан 11 гүзәл зат - Флюра Гыйниятова (Аксар), Светлана Семенина (Бохарай), Энҗе Әхмәтҗанова (Югары Шепкә), Эльвира Исрафилова (Югары Мәлем), Миләүшә Гафиятуллина (Гулькин), Елена Игошина (Яңа Спас), Йолдыз Красовская (Сармашбаш), Татьяна Сафиева (Якты Күл), Валентина Кулеева (Иске...

Кичә Зәйдә Халыкара авыл хатын-кызлары көне уңаеннан яшьләр эшләре идарәсе "Селяночка-2015" бәйгесе үткәрде. Анда авыллардан 11 гүзәл зат - Флюра Гыйниятова (Аксар), Светлана Семенина (Бохарай), Энҗе Әхмәтҗанова (Югары Шепкә), Эльвира Исрафилова (Югары Мәлем), Миләүшә Гафиятуллина (Гулькин), Елена Игошина (Яңа Спас), Йолдыз Красовская (Сармашбаш), Татьяна Сафиева (Якты Күл), Валентина Кулеева (Иске Маврин), Татьяна Костюренко (Урсай), Әлфия Мөхәммәтҗанова (Чыбыклы) көч сынаштылар. Хатын-кызларыбыз үз-үзләрен тәкъдим итү, кул эшләренә осталыкларын, җыр-биюгә сәләтләрен күрсәтүдән тыш, заманча стильдә авыл хатын-кызларының еш куллана торган эш коралларын рекламалауда да мавыктыргыч чыгышлар ясады. Флюра Гыйниятова, почта хезмәткәре буларак, район газеталары "Зәй офыклары" һәм "Новый Зай" басмаларын да рекламаларга өлгерде. Мәртәбәле жюрига иң-иңне билгеләү авырга туры килде, гүзәл затларның берсен алып, икенчесен кырыйда калдырырлык түгел иде. Шулай да "Селяночка-2015" бәйгесе җиңүчесе дип Флюра Гыйниятова табылды. Конкурсантларның барысы да төрле номинацияләрдә бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: