Зәй офыклары

Зәйдә бал ярминкәсе

Зәй урман-болыннарга бай төбәк булу сәбәпле, биредә умарта асраучылар күп. Бүгенге көндә районда 5888 баш умарта исәпләнә. Ел коры килсә дә, хуҗалыклар ярыйсы бал һәм бал продуктлары алды. Район җитәкчелеге моны күздә тотып, узган ялда әлеге продукт җитештерүчеләр өчен махсус Бал ярминкәсе оештырды. Ул «Яшьлек» боз сарае янындагы "Яшьлек" паркында...

Зәй урман-болыннарга бай төбәк булу сәбәпле, биредә умарта асраучылар күп. Бүгенге көндә районда 5888 баш умарта исәпләнә. Ел коры килсә дә, хуҗалыклар ярыйсы бал һәм бал продуктлары алды. Район җитәкчелеге моны күздә тотып, узган ялда әлеге продукт җитештерүчеләр өчен махсус Бал ярминкәсе оештырды. Ул «Яшьлек» боз сарае янындагы "Яшьлек" паркында оештырылып, анда районның ике дистәгә якын һәвәскәр умартачысы сату итте, мәдәният йортлары хезмәткәрләре исә әлеге продуктлардан мавыктыргыч күргәзмә ясаган иде. "Энергетик" Мәдәният сарае коллективы ярминкә барышында зәйлеләрне матур җырлары белән дәртләндерде. Югары Мәлем мәдәният йорты хезмәткәрләре умарта макетлары, сармашлылар зур-зур бал кортлары ясап килсә, аксарлылар чып-чын умарта алып килгәннәр иде. Карамалы клубы җитәкчесе үзе умартачы икән, ул оста итеп продуктларын тәкъдим итте, дүртмунчалылар, әйтерсең, чып-чын умартачы, алар бал кортлары, аны караучылар булып киенеп килгәннәр иде. Һәр коллектив бу көнне чарага нинди булса үзенчәлек өстәргә тырышты. Коллективлар арасында әлеге җәһәттән оештырылган бәйгедә Аксар белән Дүрт-Мунча коллективы җиңүче булды, Сәвәләй белән Якты Күл- II, Югары Мәлем белән район мәдәният йорты III урында. Карамалы җирлеге махсус грамота белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: