Зәй офыклары

Зәйдә бала хокукларын яклау мәсьәләләре буенча сораулар буенча белгечләр эшләде

Бүген Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сараенда Бала хокукларын яклау көне уңаеннан юрист, адвокатлар, эчке эшләр бүлеге, җәза үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре, җитәкчелеге, район хакимияте вәкилләре, нотариус, опека һәм попечительлек бүлеге, социаль яклау идарәсе башлыгы катнашында халыкны шәхси сораулар буенча кабул итүләр, бушлай юридик ярдәм күрсәтү оештырылды. Районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе...

Бүген Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сараенда Бала хокукларын яклау көне уңаеннан юрист, адвокатлар, эчке эшләр бүлеге, җәза үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре, җитәкчелеге, район хакимияте вәкилләре, нотариус, опека һәм попечительлек бүлеге, социаль яклау идарәсе башлыгы катнашында халыкны шәхси сораулар буенча кабул итүләр, бушлай юридик ярдәм күрсәтү оештырылды. Районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Светлана Филюшина әйтүенчә, бала хокуклары мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итүчеләр нигездә караучысыз калган, ятим балаларны торак белән тәэмин итү сораулары буенча киләләр.

- Быел без 10 караучысыз калган ятим баланы, яше җитү сәбәпле, тораклы итүгә ирешү планын куйдык. Аларның 4се авыл җирлекләрендә махсус салынган өйләрдә яшәячәк,ә калганнары күрше шәһәрләрдән фатир ала, - ди Светлана Филюшина.

Шулай ук районда балаларын тиешенчә тәрбияләмичә, исерткеч эчемлекләр куллануга өстенлек бирүче ата-аналарның шактый булуы да бала хокукларын бу яктан саклауның мөһимлеге турында сөйли. Хәтта бу мәсьәләдә оныкларын яклап, әби-бабайлар алкоголь кулланучы балаларын ата-ана хокукыннан мәхрүм итүне сорап мөрәҗәгать итәләр икән. Ел башыннан 11 ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән, нәтиҗәдә 14 бала чит гаиләләргә тәрбиягә, әбиләре, туганнарына опекага бирелгән.

Бала хокукын яклауга багышлап оештырылган очрашуга бер ханым кабат балаларына булган хокукларын кире кайтару мәсьәләсендә ярдәм сорады.

- Минем ике кызы бар, ана хокукыннан мине 2012 елда мәхрүм иттеләр. Хәзерге вакытта минем аларны киредән үз яныма кайтарып, нормаль яшәү рәвеше алып барасым килә. Бүген иң беренче чиратта миңа алар белән очрашу мөмкинлеген тудырырга ярдәм итүләрен сорап килдем, чөнки кызларымны ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәннән бирле күргәнем юк, - ди әлеге ханым. Закон нигезендә әлеге мәсьәләне хәл итү, яңадан ана хокукын кайтарып алуның шактый четерекле мәсьәлә булуын ул яхшы аңлавын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: