Зәй офыклары

Зәйдә балалар иминлеген кайгыртып...

28 майдан 6 июньгә кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы "МЧС - балалар куркынычсызлыгы өчен" девизы астында акция үткәрә. Ул, каникуллар башлану сәбәпле, мәктәп укучыларына өйдә, урамда, урманда, су буенда, транспортта, ут белән эш итәргә кирәк булганда куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү, беренче ярдәм күрсәтү, ашыгыч хезмәт телефоннарыннан...

28 майдан 6 июньгә кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы "МЧС - балалар куркынычсызлыгы өчен" девизы астында акция үткәрә. Ул, каникуллар башлану сәбәпле, мәктәп укучыларына өйдә, урамда, урманда, су буенда, транспортта, ут белән эш итәргә кирәк булганда куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү, беренче ярдәм күрсәтү, ашыгыч хезмәт телефоннарыннан файдалану ысулларын төшендерү максатыннан оештырыла.

Шул уңайдан 29 майда 41нче янгын частенда "Ачык ишекләр" көне узды. Анда мәктәп укучылары янгын сүндерү техникасы, коткару чаралары белән якыннан танышты, бүлек музеенда булды, алар өчен махсус инструктаж үткәрелде. Укучылар оештырылган махсус сәяхәттән канәгать калды. Акция кысаларында 6-17 яшьлек балалар өчен викторина, спорт уеннары, тема буенча асфальтка рәсем төшерү һ.б. чаралар үтәчәк.

Зөлфия Ризванова, янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: