Зәй офыклары

Зәйдә балалар Республика көненә багышлап открыткалар ясадылар

Иске Зәй бистәсе мәдәният йортында Республика көненә багышлап, үзенчәлекле чара оештырылды. "Президент белән бергә" хәрәкәте әгъзалары яшь буынны кече Ватан турында мәгълүматлы итү, республика символларын хәтерләрендә яхшылап калдыру максатында открыткалар ясау бәйгесе һәм республикабыз тарихы турында күп кенә сораулар кертелгән викторина үткәрделәр. Биредә үк Татарстанга багышланган китаплар күргәзмәсе дә әзерләнгән...

Иске Зәй бистәсе мәдәният йортында Республика көненә багышлап, үзенчәлекле чара оештырылды. "Президент белән бергә" хәрәкәте әгъзалары яшь буынны кече Ватан турында мәгълүматлы итү, республика символларын хәтерләрендә яхшылап калдыру максатында открыткалар ясау бәйгесе һәм республикабыз тарихы турында күп кенә сораулар кертелгән викторина үткәрделәр. Биредә үк Татарстанга багышланган китаплар күргәзмәсе дә әзерләнгән иде, аларны балаларга укып кызыклы мәгълүматлар туплау мөмкинлеге тудырылды. Ә открыткага рәсемнәр ясау бәйгесендә 20 бала катнашты, алар жюри күз алдында Татарстан символлары, республикага багышлап рәсемнәр төшерделәр.

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны Глеб Шувалов, икенчене - Денис Изосимов, өченче урынны Артур Романов яулады. Ә иң яхшы биш эш республикакүләм бәйгегә җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: