Зәй офыклары

Зәйдә бер фатирда шартлау булды

Кичә Зәйдә гадәттән тыш хәл булды. 19 сәгать 29 минутта полициянең дежур бүлегенә Ленин урамы 27 а йортындагы бер фатирда шартлау булуы турында хәбәр алынды. Оператив төркем әлеге фатирда билгесез шартлаткыч җайланманың кисәк шартлавын билгеләде. Нәтиҗәдә 1984 нче елгы ир-егет ашыгыч ярдәм машинасы белән үзәк дәваханәгә озатылды. Табиблар аның күзе,...

Кичә Зәйдә гадәттән тыш хәл булды. 19 сәгать 29 минутта полициянең дежур бүлегенә Ленин урамы 27 а йортындагы бер фатирда шартлау булуы турында хәбәр алынды. Оператив төркем әлеге фатирда билгесез шартлаткыч җайланманың кисәк шартлавын билгеләде. Нәтиҗәдә 1984 нче елгы ир-егет ашыгыч ярдәм машинасы белән үзәк дәваханәгә озатылды. Табиблар аның күзе, сул кулы бармаклары, боты 1-2 дәрәҗә термик пешү алуын, тәненең бер өлеше кара көеп чыгуын, берничә бармагының сынуын ачыклады. Шартлауның шахите булучылар фатир тәрәзәләренең ватылуын әйтә. Бәхеткә, башка зыян күрүчеләр теркәлмәгән. Хәзерге вакытта әлеге хәл буенча тикшерү эше бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: