Зәй офыклары

Зәйдә “Бердәм россия” партиясе депутатлыкка кандидатлар күрсәтте

Кичә "Бердәм Россия" сәяси партиясе Зәй җирле бүлегенең ХVII конференциясе булды. Делегатлар көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне: партия җирле бүлегенең якын киләчәктәге бурычлары, җирле бүлекнең сайлау алды программасын кабул итү, Зәй муниципаль районы территориясендә җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлегенең ХХIII конференциясенә делегатлар сайлау...

Кичә "Бердәм Россия" сәяси партиясе Зәй җирле бүлегенең ХVII конференциясе булды. Делегатлар көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне: партия җирле бүлегенең якын киләчәктәге бурычлары, җирле бүлекнең сайлау алды программасын кабул итү, Зәй муниципаль районы территориясендә җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлегенең ХХIII конференциясенә делегатлар сайлау һәм кайбер башка мәсьәләләрне тикшереп, тиешле карарлар кабул иттеләр.

Партия җирле бүлегенең сайлау алды программасы турында Зәй районында «Бердәм Россия» партиясе фракциясе җитәкчесе Роберт Халитов чыгыш ясады. Ул чыгышында бөтен көчне партия оешмасының сайлау алды программасын үтәүгә юнәлтү, районның төп социаль-икътисади юнәлешләрен билгеләүгә һәм иҗтимагый-сәяси тормышта гражданнарның катнашу механизмын киңәйтү, партия активын Татарстан Республикасы Президентын сайлау һәм муниципаль сайлауларга туплау кирәклегенә басым ясады, РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы һәм муниципаль берәмлек вәкиллекле органнары депутатларының муниципаль районның социаль-икътисади үсеш мәсьәләләрен хәл итү һәм җирле үзидарә системасын камилләштерү буенча элемтәләрен ныгыту мәсьәләсенә тукталды.

Бердәмроссиялеләр 13 сентябрьдә узачак муниципаль сайлауларга депутатлыкка 186 кандидат күрсәтте.

Конференциядә «Бердәм Россия» партиясе Татарстан региональ бүлегенең ХХIII конференциясенә делегатлар сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: