Зәй офыклары

Зәйдә “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлеге балалар өчен “Чыршы бәйрәме” оештырды

Зәйдә "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлеге караучысыз калган, районда гаиләләргә алып тәрбияләнүче балалар өчен чыршы бәйрәме оештырды. "Энергетик" Мәдәният сараенда сәнгать осталары көче белән әзерләнгән әкияти тамаша балалар күңеленә дә, әти-әниләргә дә хуш килде. Бәйрәмгә барлыгы 15 бала чакырылган иде, алар төрле әкият геройлары булып киенеп килгәннәр, Кыш бабай...

Зәйдә "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлеге караучысыз калган, районда гаиләләргә алып тәрбияләнүче балалар өчен чыршы бәйрәме оештырды. "Энергетик" Мәдәният сараенда сәнгать осталары көче белән әзерләнгән әкияти тамаша балалар күңеленә дә, әти-әниләргә дә хуш килде. Бәйрәмгә барлыгы 15 бала чакырылган иде, алар төрле әкият геройлары булып киенеп килгәннәр, Кыш бабай һәм Кар кызына үз һөнәрләрен күрсәттеләр.

Шәһәр Советы рәисе урынбасары Клара Габидуллина район җитәкчелеге исеменнән балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, аларга сәламәтлек, укуларында уңышлар теләде. Барлык балаларга да депутатлар "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлеге баллы күчтәнәчләрен, йомшак уенчыклар таратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: