Зәй офыклары

Зәйдә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге тарафыннан оештырылган бердәм кабул итүләр бара

Бүген Зәйдә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге гражданнарны бердәм кабул итү көне үткәрә. Халыкны шәхси мәсьәләләр буенча тыңлаулар иртән үк район башлыгы Разиф Кәримовның эш бүлмәсендә башланды. Анда үзләрен борчыган проблемалар белән эшмәкәрләр дә, дин әһелләре дә, авыл кешеләре дә, шәһәрдә яшәүчеләр дә килде. - Халыкны сораулары белән кабул итүләр...

Бүген Зәйдә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге гражданнарны бердәм кабул итү көне үткәрә. Халыкны шәхси мәсьәләләр буенча тыңлаулар иртән үк район башлыгы Разиф Кәримовның эш бүлмәсендә башланды. Анда үзләрен борчыган проблемалар белән эшмәкәрләр дә, дин әһелләре дә, авыл кешеләре дә, шәһәрдә яшәүчеләр дә килде.

- Халыкны сораулары белән кабул итүләр һәр атнаның сишәмбе иртәсендә оештырыла. Шуңа бу юлы килүчеләр артык күп булмады. Без мөмкин кадәр кешеләргә районда яшәү өчен уңай шартлар тудыру максатында республика программаларына кереп, туган проблемаларны чишү юлларын даими контрольдә тотарга тырышабыз. Кешеләрне иң беренче чиратта торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре, юл, ут, газ белән тәэмин ителеш борчый. Алар тәртипкә салынып килә. Бюджет инвестицияләренә килгәндә, агымдагы елда ул районга 700 миллион сум күләмендә җәлеп ителгән булса, 2016 елга ул 1 миллиард сумнан артып китәчәк. Бу шартларны тагын да яхшырту максатын күздә тотып җәлеп ителүче акчалар.Шәһәрдә күпкатлы йортларның торышына килгәндә, алар бүген начар хәлдә түгел, шәхсән үзем кайбер йортларның подвалларыннан алып чормаларына кадәр күзәтеп чыктым, алар начар тәэсир калдырмады. Бу күпкатлы йортларны капиталь төзекләндерү программасының уңышлы эшләү нәтиҗәсе. Быел без 14 күпкатлы йортны шул программа нигезендә 60 миллион сумнан артыклык капиталь төзекләндерсәк, киләсе елга 13 йортны әлеге программага кертә алдык, моңа 62 миллион сум тәгаенләнә. Киләсе елга балалар бакчаларын төзекләндерү буенча республика президент программасына да керәбез, сабыйларыбызның уңайлы шартларда яхшы тәрбия алу максатын күздә тота ул. Гомумән, районда кешеләргә яшәү өчен уңайлы булсын өчен без бөтен мөмкинлекләрдән файдалануны кулдан ычкындырмаска тырышабыз, - диде район башлыгы Разиф Кәримов.

Район җитәкчеләре белән берлектә кабул итүләрне Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаровның ярдәмчесе Наил Лотфуллин да алып барды. Ул кешеләр белән күзгә-күз карап сорауларын тыңлаудан тыш, ерак авылларда яшәүчеләр белән скайп аша аралашты. Депутат ярдәмчесенә Урсай һәм Сармашбаш авыл җирлекләрендә яшәүчеләр шәхси сорауларын интернет аша бирде. Сораулар нигездә юлларны төзекләндерүгә кагылды. Наил Лотфуллин аларны язып алып, депутатка тапшырырга, нинди ярдәм булуны соңрак җиткерергә вәгъдә итте.

Халыкны кабул итү әле көн дәвамында алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: