Зәй офыклары

Зәйдә Билгесез солдат көне уңаеннан чаралар узды

3 декабрь Россиядә икенче ел рәттән Билгесез солдат көне буларак, яу кырында ятып калганнарны искә алу белән билгеләп үтелә. Җиңүнең 25 еллыгын билгеләп узган 1966 елның 3 декабрендә билгесез солдат көле Мәскәү янындагы Ленинград шоссесының 41нче чакрымындагы туганнар каберлегеннән Александр бакчасы территориясенә китерелә. 1967 елда биредә Мәңгелек ут кабына һәм...

3 декабрь Россиядә икенче ел рәттән Билгесез солдат көне буларак, яу кырында ятып калганнарны искә алу белән билгеләп үтелә. Җиңүнең 25 еллыгын билгеләп узган 1966 елның 3 декабрендә билгесез солдат көле Мәскәү янындагы Ленинград шоссесының 41нче чакрымындагы туганнар каберлегеннән Александр бакчасы территориясенә китерелә. 1967 елда биредә Мәңгелек ут кабына һәм "Билгесез солдат кабере" мемориаль комплексы ачыла.
"Беркем дә, бернәрсә онытылмый!" Бу - Россиянең һәр төбәгендә горур яңгырый торган сүзләр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган агымдагы елда яу кырында башларын салган бик күп батырларыбызны искә алу аеруча мөһим. Шул уңайдан Зәйнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле янына бүген ветераннар, хәрбиләр, үсмерләр, сабый балалар җыелды.

- Тарихыбызны, ил иминлеге өчен башларын салганнарны безнең онытырга хакыбыз юк. Бүгенге чарага бакча яшендәге нәниләрне чакыруыбыз да - алар күңеленә кече яшьтән үк киләчәк буын өчен үз гомерләрен кызганмаганнар турында, батырларыбыз өчен булган горурлык хисләрен алар йөрәгенә, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ирина Бертман.

Район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов чыгышында бу көннең мөһим булуын билгеләп үтте. Ә ветераннар советы рәисе Геннадий Хәлиуллин Бөек Ватан сугышында һәлак булып, каберләре билгеле булмаганнарның миллионнар белән исәпләнүен, кайнар нокталарда хезмәт иткән егетләрнең иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Сергей Хватков исә районда өлкән буын хәрбиләр белән яшүсмерләр тарафыннан оештырылган эзтабарлар отрядларының билгесез югалганнарны табуга зур өлеш кертүен искәртте. Күпме якташларыбыз яу кырыннан кайта алмаган, ә күпмеләре әле дә хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри. Яу кырыннан кайтмаучыларны бер минут тынлык белән искә алыеды, Азатлык китерүче солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: