Зәй офыклары

Зәйдә быел туган 500нче бала - Лиана Зәйнуллина

Зәйнең ЗАГС идарәсендә бу көннәрдә тантаналы шартларда Миләүшә һәм Рафыйк Зәйнуллиннар икенче балалары Лианага туу турындагы таныклык алды. Идарә башлыгы Гөлфия Вәлишина белдерүенчә, гаиләгә таныклыкны тантаналы шартларда тапшыруның нигезендә үзенчәлекле сан ята. Лиана агымдагы елда районда туган балаларның 500нчесе булды. Сабый якты дөньяга 7 ноябрьдә аваз салган. Бәхетле ата-анага киләчәктә...

Зәйнең ЗАГС идарәсендә бу көннәрдә тантаналы шартларда Миләүшә һәм Рафыйк Зәйнуллиннар икенче балалары Лианага туу турындагы таныклык алды. Идарә башлыгы Гөлфия Вәлишина белдерүенчә, гаиләгә таныклыкны тантаналы шартларда тапшыруның нигезендә үзенчәлекле сан ята. Лиана агымдагы елда районда туган балаларның 500нчесе булды. Сабый якты дөньяга 7 ноябрьдә аваз салган. Бәхетле ата-анага киләчәктә дә мондый шатлыклы мизгелләрне кичерергә язсын дип теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: