Зәй офыклары

Зәйдә быел ятим, караучысыз калган 18 яше тулган 10 балага торак бирү өчен квота билгеләнгән

Зәй районында ятим балаларга торак бирү буенча быелга 10 квота билгеләнгән. Агымдагы елның июль башына район опека һәм попечительлек бүлеге махсус исәбендә 142 бала тора. Аларга 18 яшьләре тулгач торак бирү мәсьәләсе республика Мәгариф һәм фән министрлыгы аша хәл ителә. - Республикада Президент Рөстәм Миңнехановның ятимнәр проблемаларына үтә игътибарлы булуы...

Зәй районында ятим балаларга торак бирү буенча быелга 10 квота билгеләнгән. Агымдагы елның июль башына район опека һәм попечительлек бүлеге махсус исәбендә 142 бала тора. Аларга 18 яшьләре тулгач торак бирү мәсьәләсе республика Мәгариф һәм фән министрлыгы аша хәл ителә.

- Республикада Президент Рөстәм Миңнехановның ятимнәр проблемаларына үтә игътибарлы булуы нәтиҗәсендә 2013 елның 12 гыйнварында "Ата-ана каравыннан калган, ятим балаларны торак урыннар белән тәэмин итү турында" ТР Законы гамәлгә керде. Бу закон торыр җире булмаган ятим балаларга гына түгел, ә яшәү урыны тиешле таләпләргә җавап бирмәгән очракта да ятим балага яңа торак бирүне үз эченә ала. Мәсәлән, бала ана хокукыннан мәхрүм ителгән әнисе белән яшәгән очракта, яшәү урыны авария хәлендә булганда, ягъни яшәү урыны булса да, анда бала хокукы кимсетелсә, ул яңа торакка өмет итә ала. Моннан тыш, быелдан республикада авылда яшәргә, үз хуҗалыгын тотарга теләгән ятим балаларга авыл җирлекләрендә йортлар төзеп бирү гамәлгә кертелә. Безнең районда исә инде 4 балага авылларда йортлар төзү өчен җир кишәрлеге бүленде, - ди район опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Наталья Хәйруллина.

Шул рәвешле, ел ахырына кадәр районда 6 ятим балага - фатир, ә 4есенә йортлар бирү күздә тотыла. 10ар сутыйлы ике җир кишәрлеге шәһәрнең Перцовка бистәсендә, Сәвәләй һәм Урсай авылларында берәр йорт өчен каралган. 38 квадрат метр зурлыктагы йортларга үз хуҗалыгың белән яшәү өчен уңайлылык тудыру максатында мунча һәм тавык тоту урыны булдыру шарты да куела. Дәүләт хисабыннан каралган 1 миллион 70 мең сумга йортлар тулысы белән төзелеп, хуҗаларына тапшырылырга тиеш. Авыл җирендә яшәүче балага җирле үзидарә аша эш урыны табып бирү йөкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: