Зәй офыклары

Зәйдә “Челтәр компаниясе” ветераннары киңәште

Кичә "Ялта-Зәй" чаңгы спорты үзәгендә республика "Челтәр компаниясе" ААҖ ветераннарының беренче конференциясе үтте. Аңа Татарстанның шәһәр-районнарыннан 100дән артык атказанган энергетика ветераны, эшләүче пенсионерлар делегат итеп чакырылды, шулай ук компания филиаллары җитәкчеләре, яшьләр комитеты әгъзалары да катнашты. Конференция җылы атмосферада дустанә мөнәсәбәттә узды, анда "Челтәр компаниясе" генераль директоры Илшат Фәрдиев рәислегендә...

Кичә "Ялта-Зәй" чаңгы спорты үзәгендә республика "Челтәр компаниясе" ААҖ ветераннарының беренче конференциясе үтте. Аңа Татарстанның шәһәр-районнарыннан 100дән артык атказанган энергетика ветераны, эшләүче пенсионерлар делегат итеп чакырылды, шулай ук компания филиаллары җитәкчеләре, яшьләр комитеты әгъзалары да катнашты.

Конференция җылы атмосферада дустанә мөнәсәбәттә узды, анда "Челтәр компаниясе" генераль директоры Илшат Фәрдиев рәислегендә ветераннар советы сайланды.

- Компаниядә өлкән яшьтәгеләр, лаеклы ялдагылар белән тыгыз элемтәдә эшләү буенча уңай тәҗрибә тупланган. Без менә шул тәҗрибәне дәвам итеп, социаль сәясәтне тагын да югары дәрәҗәгә куярга тиеш, чөнки республика энергетика тармагына нәкъ менә бүгенге ветераннар нигез салды, аның үсешенә зур өлеш кертте. Ветераннарыбыз яшь буын энергетиклар өчен бердәмлек, кешелеклелек, фидакарь хезмәт үрнәге булып тора. Һәр ветеран - энергетика өлкәсенең тарихын булдыручы. Без алга таба алар турында массакүләм мәгълүмат чараларында аерым-аерым сөйләүне бурыч итеп куябыз, - дип басым ясады Илшат Фәрдиев чыгышында.

"Челтәр компаниясе" ААҖ ветераннар советы рәисе урынбасары Ирина Зябикова мәгълүматы буенча, компаниядә бүген 2638 ветеран исәпләнә, шуларның 15е - Бөек Ватан сугышы, 102се - тыл ветераны. Конференциядә аларның берсе дә игътибардан читтә калмасын өчен мөһим чараларны гамәлгә ашыру планлаштырылды. Ел саен ветераннар советы конференциясе оештырып, өлкәннәрне борчыган мәсьәләләрне ачыклау, аларның фикер-тәкъдимнәрен өйрәнеп, эшчәнлектә куллану бурычы куелды, кадрлар сәясәтен алып барганда традицияләрне саклап эш итү мөһимлеге ассызыкланды.

Энергетика тармагы ветераннарын сәламләп сүз алган район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов ветераннарын хөрмәтләгән оешманың киләчәге өметле булуына басым ясады, Зәйнең, энергетиклар шәһәре буларак, үсешендә компаниянең дә өлеше зур булуын искәртте.

- Буыннан буынга күчкән һөнәрнең Зәй җирлегендә зур энергетиклар династиясе хасил итүе сер түгел. "Челтәр компаниясе"нең үсеше, социаль программаларның даими яңарып торуына без бик шат, аны үзебезнеке итеп кабул итәбез. Зәй компания тарафыннан һәрвакыт ярдәм тоеп яши, дустанә мөнәсәбәт гомерле булсын. Бер-беребезне аңлап эшләгәндә, яшәгәндә генә без көчле, - диде ул.

Конференциянең иң дулкынландыргыч мизгеле ветераннарга "Челтәр компаниясе" ААҖ медальләрен, Мактау грамоталарын тапшыру булды. Илшат Фәрдиев ветераннар советы каршында өлкәннәргә ярдәм максатын күздә тоткан "Өмет һәм терәк" мөстәкыйль фонды оешачагын да белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: