Зәй офыклары

Зәйдә чөгендер алу тәмамланды

Зәйдә чөгендер алу тәмамланды. Комбайнчылар "Восток" агрофирмасы "Тукай" бүлекчәсенең Шыкмай басуында иртүк соңгы гектарларда татлы тамыр казу эшен төгәлләде. Чөгендер агымдагы елда 8400 гектар мәйданда игелгән иде. Район буенча гектарыннан уртача уңыш 410 центнер тәшкил итте. Иң югары уңыш - "Зәй шикәре" агрофирмасында, анда уңыш гектарыннан - 445, "Восток" белән...

Зәйдә чөгендер алу тәмамланды. Комбайнчылар "Восток" агрофирмасы "Тукай" бүлекчәсенең Шыкмай басуында иртүк соңгы гектарларда татлы тамыр казу эшен төгәлләде. Чөгендер агымдагы елда 8400 гектар мәйданда игелгән иде. Район буенча гектарыннан уртача уңыш 410 центнер тәшкил итте. Иң югары уңыш - "Зәй шикәре" агрофирмасында, анда уңыш гектарыннан - 445, "Восток" белән "Зәй"дә - 403 центнер. Шикәр заводына барлыгы 282 мең тонна чимал озатылды. Заводка "Зәй" агрофирмасыннан - 3000, "Восток" белән "Зәй шикәре" агрофирмаларыннан 35шәр мең тонна чөгендер төяп озатасы бар әле. Шул рәвешле, агымдагы елда заводка барлыгы 345-350 мең тонна чөгендер тапшырылыр дип көтелә. Узган ел бу күрсәткеч 297 мең тонна булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: