Зәй офыклары

Зәйдә чигү осталары күп

Чигүле алъяпкычлардан чыгыш ясаган Зәй районы Имәнлебаш мәдәният йорты каршында оешкан "Җәүһәр" татар фольклор ансамбле кызларын күреп кем генә сокланмый икән. Әлеге ансамбль җырлары һәм киемнәре белән борынгылык үрнәге булып тора. Ансамбль кайда чыгыш ясаса да, үзе белән чигелгән, бәйләнгән, тукылган, үрелгән кул эшләрен дә ала. Шундый бергәлек "Җәүһәр"не мәртәбәли....

Чигүле алъяпкычлардан чыгыш ясаган Зәй районы Имәнлебаш мәдәният йорты каршында оешкан "Җәүһәр" татар фольклор ансамбле кызларын күреп кем генә сокланмый икән. Әлеге ансамбль җырлары һәм киемнәре белән борынгылык үрнәге булып тора. Ансамбль кайда чыгыш ясаса да, үзе белән чигелгән, бәйләнгән, тукылган, үрелгән кул эшләрен дә ала. Шундый бергәлек "Җәүһәр"не мәртәбәли. Мәдәният йортында да даими кул эшләре күргәзмәсе эшли. Чигелгән әйберләрнең күпчелеге мәдәният йортында эшләүче Рәүфә ханым Гәрәеваныкы. Аңа чигүгә хирыслык әнисеннән килә. Рәүфә түрләмә, кашагалар, карават япмалары, мендәр тышлары чигә. Рәүфәнең кызы да чигүгә острып килә, абыйсын чигүле кулъяулык белән армиягә озаткан.

Шул рәвешле энҗе-мәрҗәннәргә тиң һөнәр югалмый, буыннан-буынга тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: