Зәй офыклары

Зәйдә дә керәшен иҗтимагый оешмасы булачак

Зәй керәшеннәр башкаласы булса да, анда әлегә кадәр керәшен иҗтимагый оешмасы булмады, дип башлады сүзен Зәй үзәк китапханәсендә узган керәшен җәмәгатьчелеге җыелышында республика керәшеннәр җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова. Анда район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Фәрит Мусин...

Зәй керәшеннәр башкаласы булса да, анда әлегә кадәр керәшен иҗтимагый оешмасы булмады, дип башлады сүзен Зәй үзәк китапханәсендә узган керәшен җәмәгатьчелеге җыелышында республика керәшеннәр җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова. Анда район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Фәрит Мусин катнашты. Әлеге җыелышта сүз районда керәшен иҗтимагый оешмасын булдыру турында барды, оештыру комитеты һәм аның рәисе сайланды. Ул - "Агросахарстрой" ҖЧШ директоры Иван Яковлев. Тиздән конференция булып, анда Зәй керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе сайланачак, оешма алдында торган бурычлар, эш юнәлешләре билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: