Зәй офыклары

Зәйдә эшмәкәрләр икмәк заводына экскурсия ясады (фоторепортаж)

Бүген Зәй икмәк заводында җирле эшмәкәрләр катнашында үткән очрашуда район башкарма комитеты җитәкче Илнар Хафизов җирле җитештерүчеләр продукцияләре белән халыкны мөмкин кадәр күбрәк тәэмин итү мәсьәләсе буенча сөйләште. Эшмәкәрләргә беренче чиратта Зәй икмәк заводы җитештерү мәйданнары белән танышу, икмәк, кондитер ризыкларын әзерләү үзенчәлекләрен үз күзләре белән күрү, сыйфат ягы мәсьәләләре...

Бүген Зәй икмәк заводында җирле эшмәкәрләр катнашында үткән очрашуда район башкарма комитеты җитәкче Илнар Хафизов җирле җитештерүчеләр продукцияләре белән халыкны мөмкин кадәр күбрәк тәэмин итү мәсьәләсе буенча сөйләште. Эшмәкәрләргә беренче чиратта Зәй икмәк заводы җитештерү мәйданнары белән танышу, икмәк, кондитер ризыкларын әзерләү үзенчәлекләрен үз күзләре белән күрү, сыйфат ягы мәсьәләләре белән кызыксыну мөмкинлеге тудырылды.

- Икмәк - ул төп ризыгыбыз. Элек ипине күбрәк өйләрдә пешерә торган булганнар, хәзер исә замана үзгәрә барып без аны ипи пешерү буенча махсуслашкан завод-предприятиеләрдән алуга өстенлек бирәбез. Безнең Зәй районы һәм шәһәрендә халык тәүлегенә уртача 6 тонна ипи һәм икмәк эшләнмәләре куллана. Әмма шуларның яртысыннан артыгы Чаллы шәһәреннән китерелә, калган өлеше - Түбән Кама, Сарман, Әлмәт, Зәй икмәк җитештерүчеләренеке. Дөрес халыкка сайлап алу мөмкинлеге тудырылырга тиеш, шулай да җирле җитештерүче продукциясен күбрәк куллануга без кешеләрне сәүдә нокталары тотучылар белән берлектә акрынлап өйрәтергә бурычлы.Үз җирлегебездә пешерелгән икмәккә сорау, һичшиксез, артырга тиеш, - дип ассызыклады башкарма комитет җитәкчесе.

Зур икътисади кыенлыклар кичергәннән соң эшмәкәр Анатолий Шалафаев кул астында яңадан сафка басып, ипи җитештерүгә керешкән завод бүгенге көндә тәүлегенә 1,5 тонна ипи һәм икмәк ризыклары пешерә. Биредә 32 зәйле хезмәт куя. Алар бүгенге көндә кулланучыларга 56 төрдәипи һәм кондитер эшләнмәләре тәкъдим итә. Шулар арасында өч ай элек кенә чыгарыла башлаган өй токмачы, кисәл дә бар. Алга таба ит кушып ясалган ярымфабрикатлар, кулинария, салат әзерләү цехлары ачып, халыкка тәкъдим итү планы да бар завод җитәкчелегенең.

Эшмәкәрләр белән сөйләшүләр барышында авыл җирлекләрендә үз кибетләрен тотучылар тортка сорау булуын ассызыкладылар, бу мәсьәләне хәл итү юлларын эзләргә тырышачакларын белдерделәр заводта. Очрашуда икмәк заводы продукциясенә дегустация ясау мөмкинлеге дә тудырылды, бу исә алга таба сәүдә челтәрләренә нинди төр икмәк эшләнмәләрен күбрәк чыгару турында уйланырга җирлек тудырды эшмәкәрләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: