Зәй офыклары

Зәйдә фатир өчен бурычлылар белән эшләүгә өстәмә комиссия төзелде

Зәйдә коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары күп җыелган фатир хуҗалары белән эшләү өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов рәислегендә өстәмә махсус комиссия төзелде. Хәзер һәр атна саен фатир өчен бурычлары 10 мең сумнан артып киткәннәр белән җаваплы затлар, прокуратура, суд приставлары вәкилләре аеруча катгый эшләүгә керешә. Һәр атнада бурычлары күпләп...

Зәйдә коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары күп җыелган фатир хуҗалары белән эшләү өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов рәислегендә өстәмә махсус комиссия төзелде. Хәзер һәр атна саен фатир өчен бурычлары 10 мең сумнан артып киткәннәр белән җаваплы затлар, прокуратура, суд приставлары вәкилләре аеруча катгый эшләүгә керешә. Һәр атнада бурычлары күпләп җыелган фатирларга рейдлар ясау күздә тотыла. Ә инде әҗәтләрен киметүдән бөтенләй качып йөрүчеләр һәртөрле кисәтүләрне игътибарга алмаган очракта, әҗәтләре йөз мең сумнан артып киткәндә, суд аша аларны фатирлардан чыгару мәсьәләсе кузгатылу куркынычы да бар. Бүгенге көндә Зәйдә коммуналь хезмәтләр өчен 10 мең сумнан артык бурычы булган 128 абонент исәпләнә, аларның бурычлары - 51 миллион 910 мең сум. Алар арасыннан 72 абонентның әҗәте 100 мең сумнан артык, ди бердәм исәпләү үзәге башлыгы Галина Камышова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: