Зәй офыклары

Зәйдә “Форпост” “Студентлар десанты” оештырды

Зәй политехник колледжында "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау оешмасы район эчке эшләр бүлеге белән берлектә "Студентлар десанты" дип исемләнгән очрашу оештырды. Аның кысаларында "Форпост"ка йөрүче студентлар белән колледж студентлары командалары волейбол уйнады. Очрашу барышында студентларга җәмәгать тәртибен саклауга өлеш кертү мөмкинлеге булган "Форпост" оешмасы турында мәгълүмат җиткерелде. - Бүгенге көндә "Форпост"та...

Зәй политехник колледжында "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау оешмасы район эчке эшләр бүлеге белән берлектә "Студентлар десанты" дип исемләнгән очрашу оештырды. Аның кысаларында "Форпост"ка йөрүче студентлар белән колледж студентлары командалары волейбол уйнады. Очрашу барышында студентларга җәмәгать тәртибен саклауга өлеш кертү мөмкинлеге булган "Форпост" оешмасы турында мәгълүмат җиткерелде.

- Бүгенге көндә "Форпост"та мәктәпләрдән 172 югары сыйныф укучысы, колледжның 10 студенты, 7 эшче яшьләр һәм тагын башка уку йортларында белем алучы 10 студент тора. Алар районда җәмәгать тәртибен саклауга ирекле халык дружиналары составында өлеш кертә. Хәзерге вакытта форпостчылар өчен Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан махсус укулар оештырыла. 2013 елдан алып безнең районда 6 форпостчы, шундый укулар үтеп, документларга ия булды. Ә 17 яше тулганнарга җәен "Йолдызлык" балалар ял лагеренда сак хезмәтен башкаруга рөхсәт бирелде. Биредә без полиция хезмәткәрләреннән тыш сак хезмәтен намуслы үтәдек. Алга таба "Форпост" сафларын тагын да тулыландыру максатыбыз, - ди оешма җитәкчесе Алексей Алексеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: