Зәй офыклары

Зәйдә “Форпост”ның абруе арта

"Студентлар десанты" акциясе кысаларында Зәй политехник колледжы спорт залында үткән волейбол уеннары 4:0 исәбенә колледж студентлары җиңүе белән тәмамланды. Алар 6нчы мәктәпнең VIII сыйныфында укучы мәктәп "Форпост" командасы белән уйнады. Иң мөһиме. "Форпост" оешмасында яшь тәртип сакчылары тәрбияләүне пропагандалау максатын күздә тоткан акция нәтиҗәле булды. Уен азагында студентлар арасыннан биш...

"Студентлар десанты" акциясе кысаларында Зәй политехник колледжы спорт залында үткән волейбол уеннары 4:0 исәбенә колледж студентлары җиңүе белән тәмамланды. Алар 6нчы мәктәпнең VIII сыйныфында укучы мәктәп "Форпост" командасы белән уйнады. Иң мөһиме. "Форпост" оешмасында яшь тәртип сакчылары тәрбияләүне пропагандалау максатын күздә тоткан акция нәтиҗәле булды. Уен азагында студентлар арасыннан биш кеше "Форпост" әгъзасы булырга теләк белдереп гариза язды, ди оешма җитәкчесе Алексей Алексеев. Бу көннәрдә ул колледжда авыллардан килеп һөнәр үзләштерүче студентлар төркеме белән туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештыруны да күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: